Понедельник, 06.05.2024, 09:47
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы

Всего материалов в каталоге: 9
Показано материалов: 1-9


Җир йөзенең яралуы белән дөньяда яхшылык белән начарлык көрәше башлана. Ул көрәш җир йөзенең соңгы көннәренә кадәр барачак. Кайсы як җиңәр соң?! Безгә билгесез түгел. Ләкин ышанасы килә: яхшылык җиңәчәк! Ләкин нинди бәя белән?!Пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп, гыйлемнең ике төрел булуын беләбез. Берсе телдәге гыйлем, икенчесе йөрәктәге, калебтәге гыйлем. Шуңа күрә алган гыйлем белән гамәл кылу бик мөһим. Әсәр белән танышу барышында халык – ул иң олуг галим икәненә инанасың. Ата-бабадан калган калебтәге гыйлем тупланмасы – халык гыйлеме - иң бай мирасларның берсе! Бернинди интернет челтәре белән тиң булмаслык база. Дөнья күләмендә гыйлем никадәр югары дәрәҗәгә ирешсә дә, халык гыйлеменә бер ягы белән дә тиң тормый ул. Әсәрдәге символлар системасына таянып автор халык гыйлемен югары дәрәҗәгә күтәрә. Бу әсәр чыннан да татар халкының акыл хәзинәсе булып тора.


Мои файлы | Просмотров: 1180 | Загрузок: 315 | Добавил: Vagap | Дата: 29.09.2013 | Комментарии (0)

                                 

    Шәехзадә Бабич 1895 елның 15 январенда Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында дөньяга килә. Әнисе Бибисаҗидәбану, әтисе Мөхәммәтзакир мулла. Әтисе өч хатынга өйләнә. Мөхәммәтзакир мулланың барысы унҗиде баласы дөньяга килә. Шуларның унбере исән-сау үсә, алтысы үлә. Шулар арасында олысы  Ш.Бабич була. Ш.Бабич кыенлык күрмичә үсә. Аның бөтен шөгыле җыр-бәет чыгару, театр уйнау, гомумән, аның таланты кечкенәдән үк ачыла.

Мои файлы | Просмотров: 3056 | Загрузок: 90 | Добавил: Vagap | Дата: 27.08.2013 | Комментарии (0)

Лена шагыйрьҗан   Вакыт – көтү, түзү, сабыр итү …
   Вакыт – өмет, алга ышану 
   Барга гына түгел, югына да 
   ышанырга һәр көн куша ул.

                                

Мои файлы | Просмотров: 1553 | Загрузок: 47 | Добавил: Vagap | Дата: 14.08.2013 | Комментарии (0)

Кадерле туганым! Чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Кыенлыклардан соң җиңеллек, җан газапларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул – ишетүче һәм догаларга җавап бирүче.
Мои файлы | Просмотров: 810 | Загрузок: 36 | Добавил: Vagap | Дата: 08.08.2013 | Комментарии (0)

                              1. Билгесез  үткән заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;       билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау  

                                2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгесез  үткән заман хикәя фигыльне     сөйләмдә активлаштыру

                               3. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру

Мои файлы | Просмотров: 2469 | Загрузок: 571 | Добавил: Vagap | Дата: 08.08.2013 | Комментарии (0)

фардыФәрдләрдә  шигъри фикер мөстәкыйль икеюллыкта гәүдәләнеш таба. Фәрд өчен, кагыйдә буларак, афористик яңгыраш хас. Күпчелек фәрдләр аа... рәвешендә рифмалаша.
Мои файлы | Просмотров: 672 | Загрузок: 34 | Добавил: Vagap | Дата: 28.07.2013 | Комментарии (0)

Һади ТакташДустының шушы тормыш фаҗигасына багышлап Һ.Такташ әсәр яза. Әсәрнең сюжеты туган табигать булган ярату хисләре белән бәйләнгән. Табигатькә булган эчке кичерешләр, аңа сокланып карау, аны ярату хисләре әсәрнең идеясын – кешегә хас дуслык, иптәшлек, аңа тугрылыклылык хисләрен ачарга ярдәм итә
Мои файлы | Просмотров: 5019 | Загрузок: 403 | Добавил: Vagap | Дата: 19.07.2013 | Комментарии (0)

СөембикәБорынгы бабаларыбыз гасырлар  буена азатлык, бәйсезлек, мөстәкыйльлек  өчен көрәшкәннәр. Болгар бабаларыбыз  сугышларда каһарманнарча көрәшкәннәр. Ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар  да азатлык өчен көрәштә катнашканнар. Бу  көрәшләрдә аларның роле зур булган.  Мәсәлән, Болгар дәүләтенең соңгы  елларында, XIII гасырның 30 елларында монгол  яуларына каршы болгар кызы Алтынчәч  үзенең дусты Каракүз белән көрәшкә  чыккан.
Мои файлы | Просмотров: 1601 | Загрузок: 290 | Добавил: Vagap | Дата: 01.07.2013 | Комментарии (0)

Без аларны мәңге онытмабызТатар язучыларының күпчелеге сугышның беренче көннәрендә үк өстенә солдат шинеле киде, кулына мылтык алды. Татарстан язучылары оешмасы ул вакытта 54 язучыны берләштерә иде. Шуларның 27се сугыш башланган елда ук фронтка китте.

             

Мои файлы | Просмотров: 1383 | Загрузок: 367 | Добавил: Vagap | Дата: 29.06.2013 | Комментарии (0)


Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz