Воскресенье, 19.05.2024, 04:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы


Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” хыялый – кыйссасында символлар системасы
[ Скачать с сервера (40.0 Kb) · Скачать удаленно (14.01 Кб) ]29.09.2013, 17:00

Галимҗан Гыйльмановның "Албастылар” хыялый – кыйссасында

символлар системасы

 

Җир йөзенең яралуы белән дөньяда яхшылык белән начарлык көрәше башлана. Ул көрәш җир йөзенең соңгы көннәренә кадәр барачак. Кайсы як җиңәр соң?! Безгә билгесез түгел. Ләкин ышанасы килә: яхшылык җиңәчәк! Ләкин нинди бәя белән?!

"Албастылар” хыялый – кыйссасын укыгач шул уйларны уйлагандыр укучы. Кыйсса - (гарәп сүзе. Күплек саны - кыйсас) Шәрык әдәбиятында һәм фольклорында эпик (кайчак лиро-эпик) жанр атамасы. Ул татар әдәбиятында да күптәннән актив. Кыйссада, кагыйдә буларак, нинди дә булса гадәттән тыш, кызыклы, мавыктыргыч, драматик, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр хикәяләнә, бәян ителә.

Сюжет үстерелеше кайвакыт лирик кичерешләр, төрле уйланулар белән кушып бирелә. Кыйссада конфликт кискенлеге, кайвакытта трагик характерда булуы белән аерылып тора. Күп кенә кыйссаларда күчмә сюжетлар, төрле легендалар, риваятьләр, хәтта мифлар да эшкәртелә. Аларда романтик рух, гомумиләштерүләр, гайре табигыйлек өстенлек итә. Еш кына реаль тормыш белән фантастик күренешләр үреп бирелә... Кыйссада уйдырмалылык, маҗаралылык, сюжет катлаулылыгы, әкияти як көчле. Лириклык та үзен нык сиздерә. Геройлар да гайре табигыйрәк. Күләм дә чагыштырмача зур...  

"Албастылар” хыялый-кыйссасында символлар бик еш очрый. Әйтик, юл, тупыл агачы, тәре билгесе, артыш таягы, капкага дегет буяу күренеше, ат (Аксай), бүре (Аккүз, Азау), торна Гөлби.

Һәр символ билгеле бер нәрсә хакында сөйли. Вакыйгалар катламында автор Яшәеш моделен төзи, сюжет канвасына фәлсәфәсен яшерә. Шул модельне җыеп торучы, Яшәешне бербөтен итүче образ таба. Ул – юл образы. Хәлимнең районнан кайту юлы, албастылар утарына алып баручы юл, авылдан урманга илтүче юл, карчыкларны авылга алып баручы юл, Сания Хәлимне тапкан юл, онытылган догаларны искә төшерергә ярдәм иткән юл, хакыйкатьне аңлау яки албастыга әверелү юлы һ.б. Автор әсәрдә төп кешелекнең, яшәешнең асылын тирәнтен укучыга җиткерә. Әсәр "юл” күренеше белән башланып китә. Тормыш юлы һәрбер адәм затының тууы белән тәкъдиренә языла дигәннәр борынгылар. "Юл барсын да белә, аның да теле бар, җаны бар…” - ди автор. Башланган урыны да, тукталган җире дә юк аның. "Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз”, һәр кешенең үз яшәү юлы бар. "Юлы ерак аның. Күпме барасын ул үзе дә белми. Бер көн барырмы, бер атна, бер ай, бер ел барырмы? Әллә гомер буе барып та максатына ирешә алмасмы? "Максатка ирешү юлы юкмыни? Ләкин аннан да зуррак юл - Яшәеш үзе: "Явызлык та, изгелек тә юлга ияләшүчән була. Чөнки юл - язмышлар очраша торган урын. Һәм иң мөһиме: юлсыз урман, урмансыз юл булмый. Алар барыбер очрашалар. Алар очрашкан чакта башлана да инде яманлык белән изгелек көрәше”. Шушы тормыш юлында кеше ак көчләр ягына яки кара көчләр ягына күчәргә тиеш, чөнки кара көчләр дөньяга туган илаһи затны үз якларына күндерергә тырышачаклар. Ә инде ак көчләр илаhилыкны саклап калу өчен үз янында калдырырга тырышачаклар. Һәм бу көрәш һәрберебезгә бирелгән Тормыш юлы сәхнәсендә бара. Хәлим ак көчләр ягында булган уңай персонаж. Үткәннәр өчен үч алып, ак көчләргә каршы көрәш алып баручы, ике сихерче карчык тискәре персонажлар. Хәлимнең тормышында алар зур роль уйныйлар. Хәлимне юл өстендә дөньяга китерүче алар була. Хәлимнең әтисе югалуына да алар сәбәпче була. Инде Хәлимнең үзенең урманга алып кереп китүчеләр алар булалар. Ничә буын бабадан калган рәнҗеш дөнья җирлегендә эзсез югалмаганына автор әсәре аша исбат итә. Кайчандыр ул җиде буын нәселендә хәл ителәчәк. Бу әсәрдә инде Хәлим белән Нәфисә аша шушы рәнҗеш чишелеш таба. Һәм аңа өч ел гомер юлы сарыф ителә.

Юл тоташтырган-берләштергән яшәешне автор өч дөньяга аера:

1.Табигать, урман, албасты карчыклар дөньясы;

2.Кешеләр, авыл (җәмгыять), дөньясы;

3.Ышану, күк, иман дөньясы;

Шушы дөньяларда, шуларны кисеп узган юлларда яманлык белән изгелек көрәше бара.

Категория: Мои файлы | Добавил: Vagap | Теги: ак белән кара көчләрнең көрәше, юл, албастылар, символлар системасы, тупыл агачы, галимҗан гыйльманов
Просмотров: 1182 | Загрузок: 316 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz