Понедельник, 06.05.2024, 03:36
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Мин - укытучы!

Беренчеләр белән киләм сентябрьдә,

Майда китәм унынчылар белән бергә.

Яз башында яшем җитсә унсигезгә,

Көз керүгә кабат төшәм мин сигезгә.

Энҗе Мөэминова

         Мин - укытучы!

        Кешенең якты хыяллары, иң матур истәлекләре балачагы һәм үсмер еллары белән бәйләнгән. Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булырга хыялландым. Бала вакытта күрше кызлары белән “укытучы”лы уйный идек. Дәфтәр битләреннән журнал ясап, билгеләр куя идем. Балачак хыяллары матур хатирәләр булып истә калган. Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләре – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.                                                       

Моннан 14 ел элек мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне сайладым. Эшемә очар коштай талпынып барам, ыгы-зыгылы мәктәп тормышында кайныйм, яшим һәм үсәм. Балалар белән эшләү миңа үзенә күрә бер канәгатьләнү бирә, тирә-яктагы проблемалар да юкка чыга. 11 ел буе Чистай шәһәренең 6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебезне – татар телен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “Их, нигә укытучы язмышын сайладым икән?” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карыйм. Балаларның яшьтәше, дусты булырга тырышам. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укучыларыма кызыклы һәм мавыктыргыч булсын өчен, төрле юнәлешләрдә эш алып барам, яңа технологияләр кулланып эш итәм. Минем бурычым балаларыма заманча дәрес бирү генә түгел, яшь буынны уйларга, фикер йөртергә, эзләнергә, иҗади эш итәргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Шуның өстенә әхлакый тәрбия бирү һәм туган телебезгә мәхәббәт уяту, киләчәгебезнең лаеклы, күпкырлы шәхесләрен  үстерү.    

        Дәрестә һәр укучым әйтәсе килгән фикерен үлчәп һәм ачык итеп үз ана телендә җиткерергә өйрәнсен, дәлилли алсын, эзлекле сөйләргә өйрәнсен өчен, бар көчемне дә куям. Балаларда туган телгә, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү укытучыдан зур тырышлык сорый. Ә максатка ирешү өчен  дәрес кысалары гына җитми, сыйныфтан тыш төрле чаралар аша гына ирешеп була. Без мәктәбебездә, халык педагогикасына нигезләнеп, туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, җырлы-биюле уеннар оештырабыз. Укучыларымны милләтемнең дәвамчылары, кешелекле, әхлаклы, рухи яктан сәламәт шәхесләр итеп тәрбияләүдә сыйныфтан тыш төрле чаралар оештыру тагын бер методик уңышым булуын аңладым. Мәктәптә эшләү дәверендә, ата-аналарның укытучының ышанычлы ярдәмчеләре булуына төшендем. Алар белән тыгыз элемтәдә булу, бергәләп төрле бәйгеләр, әдәби-музыкаль кичәләр, КВН нар уздыру – уңышка ирешүдә тагын бер баскыч.                            

        Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел балалар белән сөйләшә. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп  яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...”  Бары тик үз һөнәреңне  яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә, син чын укытучы булачаксың. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz