Понедельник, 06.05.2024, 01:16
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ата-аналарга

ТАТАР БАЛАСЫ УКЫРГА ТИЕШЛЕ 100 КИТАП

Ата-аналарга киңәшләр

1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк. Ата-ананы cөендерүче һәм мәңге хәтердә калучы мизгелләрнең берсе – балалар тарафыннан әйтелгән беренче сүз. Кайбер ата-аналар сабыйның сөйләшә башлавын аның усеш дәрәҗәсе бәйлиләр. Бу бик үк дөрес түгел.

Балалар психологиясе буенча белгеч, профессор Ларри Ферсон тарафыннан 2 мең бала арасында үткәрелгән тикшерүне 1 яшьлек балаларның 0-50 сүз белүләрен, ә 2 яшь тулган сабыйның сүзлек хәзинәсе 50-600 сүз тәшкил итүен күрсәтте. Профессор, шулай ук, баланың лексикасын баетуда ата-ананын һәм тирәлекнең роле зур дигэн нәтиҗә ясаган. "Әгәр көн буена баланы телевизор каршында утыртып, аның белән сөйләшмәсәгез, әлбәттә, баланың теле ачылмас”,-ди ул.

 

Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар итергә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк.

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz