Понедельник, 06.05.2024, 01:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Иншалар

              

  Укытучыма!

 

 

 

          Тормыш бик катлаулы. Кеше туа! Ул тууы белән аны бәхетле зат дисең. Ул сулый, димәк ул яши. Менә инде аңа ике яшь. Ул әни кочагыннан балалар бакчасына тәрбияче кулына тапшырыла.

         "Рәхмәт, тәрбияче апам. Рәхмәт, балалар бакчасына. Мин зур үсеп җиттем. Миңа инде җиде яшь. Менә минем каршымда зур мәктәп бинасы, бетмәс төкәнмәс белем дөньясы...”

         Укытучыларыбызны бер дә юкка икенче әни диеп әйтмиләрдер инде. Әйтми дә мөмкин түгел. Кайвакытта аларга әнигә әйтмәгән сереңне дә сөйлисең. Башка кеше белән бүлешә алмаган проблемаларыңны да аның белән генә чишәсең. Якыннарың да сине аңламаган мизгелдә укытучың сине аңлый.

         Минемчә, мәктәптә, балалар арасында, бары тик олы йөрәкле, киң күңелле, кешелекле кеше генә эшли ала. Башкача мөмкин дә түгел. Бала психологиясе ул хрусталь сыман. Ялгышлык булса – ватыла. Укытучы шуның белән эшли, аны ничә еллар дәвамында зәвыкландыра, матурайта, баета. Ә күпме ул һәр бала проблемасын, гаиләләрендә булган авыр кичерешләрне йөрәге аша үткәрә.

         Нинди сабыр син, укытучым! Безнең холыкыбызга ярап, кәефсез вакытыбызны һәм үпкә белдергән вакытыбызны син сабыр кичерәсең.

         Нинди көчел син, укытучым! Йөзләгән укучыга да игътибар биреп, барыбызны да тигез күрәсең.

         Нинда киң күңелле  син, укытучым! Хәтта мәктәпне тәмамлагач та, ярдәм кирәк булса, без сиңа йөгерәбез.

         Рәхмәт сиңа, укытучым! Синең үрнәк тотышың, киңәшләрең минем күңелдә мәңге калачак.  Минем тормышта булган уңышларым син биргән тәрбия җимеше булыр.

                                     

                   Чистай муниципаль районы

6нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе

5 "т” сыйныфы укучысы

Бикташева Эльвина

Укытучы: Сибгатуллина М.Г

 

Хаклык өчен көрәш

     

     Татар театры тарихында Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил һ.б. артистларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык. Алар — милли театрның нигезен салучылар.

Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Күп кенә пьесаларда К. Тинчурин төп рольләрдә уйный, режиссерлык сәнгатен өйрәнеп, ул вазифаны да башкара.

     Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Ул безнең әдәбиятыбызга үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итә. Менә алар — «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Сакла, шартламасын!», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» дигән гаять эчтәлекле һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр. Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра. Кәрим Тинчурин татар милли культурасын үстерүгә кыйммәтле өлеш керткән күренекле шәхесләр йолдызлыгында иң якты йолдызларның берсе булып җемелдәп тора.

Драматург, прозаик, шагыйрь, җурналист, педагог, режиссер һәм артист буларак ул һәр өлкәдә зур уңышлар яулый. Аның әсәрләре, һәр чын сәнгать җимеше кебек, бүген дә бик актуаль яңгырыйлар. Кәрим Тинчурин мондый уңышлы һәм популярлыгы, әлбәттә, аның зур талант иясе булуын, үлемсез әсәрләр язуы күрсәтә.

К.Тинчуринның драмаларына иске җәмгыятьне кире кагу тенденциясе хас.

     “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы революциягә кадәрге татар авылың тарихын гаять җанлы итеп күз алдына китереп бастыра. Пьеса традицион мәхәббәт сюжеты, социаль көрәш мотивлары белән баетылган. Бу әсәрнең геройлары – җәберләүгә сүзсез генә түзеп торучылардан түгел, ә үз бәхетләре өчен көрәшкә күтәрелүчеләр.

К.Тинчуринның драмаларында да оста эшләнгән юмористик һәм сатирик күренешләрне, образларны күрәбез. “Зәңгәр шәл”нең дә шактый гына күренешләре – ишан хәзрәтне, аның намуссыз алып барган тормышын, иске авылның каралыгын фаш итүгә юнәлтелгән.

Әсәрнең сюжеты да әллә ни катлаулы түгел. Анда өч төрле сюжет линиясе күзәтелә. Аларны бергә бәйләп булмый. Эчтәлеге мавыктыргыч. Бөтен заманнар, кешеләр өчен әлегә дә сер булып калган мәхәббәт темасы беренчеләрдән килеп баса. Кеше белән нәрсә идарә итә? Мәхәббәт! Кем беләндер акчага мәхәббәт, кем беләндер байлыкка, малга мәхәббәт, кем беләндер сөйгәненә мәхәббәт идарә итә.

      Мәхәббәт – ул магия диләр! Дөрес, чыннан да магия. Гасырлар, еллар үтеп, күпме кеше аша кичерелеп, күпме галим аша тикшерелеп өйрәнелсә дә, дөрес аңлатмасын, чишелешен табучы юк. Булат белән Мәйсәрә арасында кабынган мәхәббәт уты да әнә шул хисләрдәндер. Беләсезме, заманча мәхәббәт күренешләре фильмнар, сериаллар аша каралган кичерешләрнең тәэсире нык түгел. Менә мелодрамадагы Булат белән Мәйсәрә арасындагы мәхәббәт чын-чынында күңелгә тәэсир калдыра Автор мәхәббәтне чиста, саф, якты, тирән кичерешле итеп тасвиралган! Булатның Мәйсәрәгә кайтарган бүләге, зәңгәр шәле, хәзерге заманда бүләк ителә торган бүләкләргә хәтта бриллиантларга да якын тормый. Ә тугрылык! Мәйсәрәнең Булатка карата тугрылыгы... Чын, саф хисләр менә шундый була икән! Әйе, хәзер мондый сыйфатларны сирәк күзәтергә туры килә.

Мәйсәрәне яклап, Җиһанша белән тартышканда кызулык белән Булат аны чәнчеп үтерә. Әйе, бу кичелмәслек гөнаһ, ләкин автор үзе әсәрен хикәяләү процессында аны кичерә, гафу итә. Ни өчен соң автор мондый кискен эшне әсәрендә куллана? Минемчә, шул чор дин әһелләре шул кадәр бозылып, караланып, икейөзлеләнеп үзгәреп беткәннәр ки, тәмам гади халык сабырлыгын җуйган . Чөнки бөтен рамка чикләреннән чыгып дин әһелләре булып та хатын-кызга кул күтәрү, Алла сүзе белән мал туплау кебек күренешләр гадәти хәлгә әверелә. Халык бик озак түзә һәм көрәшкә күтәрелә. Чөнки түзәргә мөмкин түгел. Дин әһелләренең дә артык халыкны хаксызга рәнҗетүе, патша идарә ситемасының да көчсезләнүе, идарәнең халыкка арты белән борылуы, халыкны берләшергә һәм көрәшергә мәҗбүр итә. Әсәрдә шул көрәшнең беренче дулкыннары чагыла. Урманда яшәүче Шәйхи бабай, Пәтрәй, Миңнегали, Тимуш һәм башка качкыннар шул көрәшнең беренче персонаҗлары. Автор бу мелодрамада кискен вакыйга, ягъни Җиһаншаның үтерелүе, халыкның чын мәгънәсендә хаклык өчен иске системага каршы көрәш башлавын күрсәтә.

     Драматург “Зәңгәр шәлне” уңышлы тәмамлый. Булат Мәйсәрәне Ишан кулыннан тартып ала һәм алар бергә калалар. Минемчә, аның шулай тәмамалануы автор тарафыннан халыкка көрәштә җиңеп чыгачагын, бары тик үзеңне якларга, көрәшергә кирәклеген аңлатуы диеп уйлыйм.

      Әсәр чыннан да авторның чын үлемсез сәнгать җимеше икәнен исбатлый.

 

Миннеханова Әлфинә

7 “б” сыйныф укчысы 6 нчы төп гомуми

белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Вход на сайт
Поиск
Календарь
«  Май 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz