Лена Шагыйрьҗан
Вакыт
Вакыт – алтын,
диләр …
Вакыт – гомер,
Үзең белән генә
түләрлек
Мизгел белән
Мәңгелекне үлчи
бер үк бизмән,
бер үк берәмлек …
Вакыт – көтү,
түзү, сабыр итү …
Вакыт – өмет,
алга ышану.
Барга гына
түгел, югына да
ышанырга һәр көн
куша ул.
Вакыт белән
түлим һәр дәвага,
Вакыт белән
түлим чынлыкка …
Вакыт кыры аша
узган чакта
бер без генә
мени чыныккан …
Вакыт –
яңартырга, төзәтергә,
вакыт –
яратырга, түзәргә …
Вакыт – язгы
чәчәк бөреләрен
көзен алма итеп
өзәргә …
Вакыт –
сыналырга, сынмый калып,
вакыт – яшәү
тәмен тоярга …
Вакыт – изге
китап өйрәткәнчә,
"чәчкән ташларны
да җыярга ...”
Вакыт – өмет.
Вакыт -туу, үлү …
Вакыт көн дә
тулып бушану …
Барга гына
түгел, югына да
ышанырга һәр көн
куша ул …
1987
нче ел.
|