Воскресенье, 19.05.2024, 03:52
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы


Ш.Бабичның кыскача биографиясе
[ Скачать с сервера (29.5 Kb) ]27.08.2013, 18:25

Шәехзадә Бабич

( кыскача биографиясе, иҗаты)

(1895-1919)

         Шәехзадә Бабич 1895 елның 15 январенда Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында дөньяга килә. Әнисе Бибисаҗидәбану, әтисе Мөхәммәтзакир мулла. Әтисе өч хатынга өйләнә. Мөхәммәтзакир мулланың барысы унҗиде баласы дөньяга килә. Шуларның унбере исән-сау үсә, алтысы үлә. Шулар арасында олысы  Ш.Бабич була. Ш.Бабич кыенлык күрмичә үсә. Аның бөтен шөгыле җыр-бәет чыгару, театр уйнау, гомумән, аның таланты кечкенәдән үк ачыла.

         Ул беренче белемне Җәдид мәдрәсәсендә ала.

         1908 нче елда абыйсы Фәтхел кадига ияртеп әтисе Ш.Бабичны (13 яшь) Кыйгазытамак авылы мәдрәсәсенә мөгаллим хәлфә итеп җибәрә.

         1910 нчы ел. Аның күңеле еракка омтыла. Ул казакъ далаларында хәлфәлек итеп йөри. Ул Кустанай өлкәсе Тургай тирәсендә, Дүсәнбай авылында балалар укыта. Абай иҗаты белән таныша. Рус әдәбиятыннан Лермонтов әсәрләрен ярата, яттан белә.

         1911 нче елда Ш.Бабич Уфадагы "Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. I сыйныфта укыганда "Әйтеп узыйм” исеме астында шигырь җыентыгы туплый, ләкин ул ниндидер сәбәпләр аркасында басылмый кала.

         1912-1913 нче елларда Ш.Бабич татар халык авыз иҗаты белән якыннан кызыксына. Ул Троицк шәһәрендә "Акмулла” җурналында "Мәкаләләр фәлсәфәсе” исемле мәкаләләр циклы бастыра, мавыгып шул ук чорда Ш.Бабич татар, башкорт халык көйләре тарихын яза. "Шура” журналында ул шагыйрь буларак чыгыш ясый. Ш.Бабич «Парлак» диеп исемләнгән мәдрәсә әдәби журналында мөхәррир була. Ул сәхнә әдәби түгәрәге оештыра.

         Ш.Бабич "Көлке капчыгы” исемле җыентык чыгара. Җыентыкта артистлар, концерт алып баручылар өчен татар-башкорт сәхнә әсәрләре тупланган була. Бу басма- Төрки-татар  дөньясында беренче күренеш.

         1915 нче елда Г.Ибраһимов "Галия” мәдрәсәсендә укыта башлый. Ул Ш.Бабич иҗатына төп юнәлеш бирә. Анардан тыш Ш.Бабич М.Гафури, С.Рәмиев белән якыннан таныш була.

         1916 нчы елда Ш.Бабич "Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. Троицк шәһәрендә укытучылык итә.

         1917 нче елда Ш.Бабич Г.Ибраһимов белән Уфада "Ирек” газетасында эшли. Аннан соң Оренбург шәһәрендә М.Гәләү белән берлектә "Кармак” журналында эшли. Аның хыялы тормышка аша: ул Дәрдмәнд белән таныша.

         Ш.Бабич бу чорда үзен чолгап алган иҗтимагый вакыйгаларга катлаулы мөнәсәбәттә тора.

 

                            Һич тотар хәл юк керәелнең тезгенен,

                            Һич белер хәл юк фикернең төзлеген, - диеп икеләнә башлый.

 

         1917 нче ел ахырында башкорт милли хәрәкәтенә кушыла.

         1919 нчы елда кызыллар ягына чыга. 1919 нчы елның 28 нче мартында революция дошманнары тарафыннан җәзалап үтерелә. Аңа нибары 24 яшь була.

           

Категория: Мои файлы | Добавил: Vagap | Теги: Шәехзадә бабич иҗаты
Просмотров: 3065 | Загрузок: 90 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz