Воскресенье, 19.05.2024, 02:55
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы


Без аларны мәңге онытмабыз
[ Скачать с сервера (40.5 Kb) · Скачать удаленно (11.91 Кб) ]29.06.2013, 13:23

Без аларны мәңге онытмабыз 

Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби композиция.

 

Җиһазлау: "Таң атканда” С.Хәким сүзләре, "Священная война”, "Бухенвальский набат” аудиоязмалары; Сугыш темасына сурәтләр; фронтовик язучыларның әсәрләре; сугыш кырларында һәм фашист коллыгында һәлак булган язучылар исемлеге

Кичә барышы:

            Укытучы: Озакламый 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме якынлаша. Халкыбыз бу күренекле датаны бик зурлап билгеләп үтә. Шушы уңайдан бүгенге дәресне без дә сезнең белән шушы тарихи вакыйгага багышлыйбыз.

("Таң атканда” аудиоязмасы тыңлап үтелә. С.Хәким сүзләре)

I укучы: 1941 елның 22нче июне. Якшәмбе көн. Табигать  сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бары агачлардагы яшел яфраклар лепердәгәнґ, сандугач сайраган тавыш кына ишетелә. Шәһәр кешеләре тыныч йокыда, эшкә барасы юк – ял көне. Авыл кешеләре инде аяк өстендә,  көтүләрен куып, башка дөнья мәшәкатьләре белән мәшгүль.

II нче укучы: Һич көтмәгәндә немец самолетлары тыныч шәһәрләр авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый.

(Тактага сугыш рәсеме эленә. "Священная война» җырының беренче куплеты җырлана)

 III нче укучы: Менә шулай Гитлер гаскәрләренең  хыянәтчел юл белән илебезгә басып керүе халкыбызның тыныч тормышын өзде. Ничек кенә куркыныч  һәм көтелмәгән булмасын, халкыбыз каушап калмады. Илебезнең бөтен милләт вәкилләре бердәм рәвештә  изге Ватанны сакларга күтәрелделәр.

IV укучы:

Сугышка иптәшләр, сугышка!

Халыклар! Басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга.

V укучы: Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистик язмалар күп басылды. Сугыш башлануга Кави Нәҗми "Фашизмга үлем”, Әхмәт Фәйзи "Һәркем үзенең көчен барласын”, Салих Баттал "Халык – бездә, җиңү – безнеке” кебек шигырьләрен   яздылар. Ә Шәриф Камал: "Илебезнең бөтен игътибары,  бөтен омтылышы бер генә максатка төбәлгән: дошманны тар-мар китерү, җир йөзеннән аны юк итү”, - дип язды. Менә шулай итеп, татар язучылар бердәм булып Ватанны якларга күтәрелделәр.

VI укучы: Татар язучыларының күпчелеге сугышның беренче көннәрендә үк өстенә солдат шинеле киде, кулына мылтык алды. Татарстан язучылары оешмасы ул вакытта 54 язучыны берләштерә иде. Шуларның 27се сугыш башланган елда ук фронтка китте.

            Шагыйрь Фатих Кәрим үзенең "Ант” шигырендә болай ди:

            Юлабасарлар таптый җиребезне

            Ватан сугышына мин китәм.

            Менә - балам

            Син әнкәсе аның,

            Балабызны тотып ант итәм:

            Синең өчен, шушы балам өчен,

            Нәселем өчен, Туган ил өчен,

            Мылтык тотып баскан җиремнән

            Бер адым да артка чигенмәм...

Укытучы: Күп язучылар, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрүләрен сорап хәрби коммисариатка гариза бирәләр.

            Сугыш язучыларны төрле фронтларга тарата. 418 көн дәвам иткән сугыш утында алар партизаннар да, очучылар да, диңгезчеләр дә, сәяси җитәкче дә, разведчик та, газета хәбәрчеләре, корреспондентлары булдылар. Ләкин кайда гына булмасыннар, алар иҗат эшчәнлеген, әсәрләр язуларын туктатмаганнар.

            Сугыш вакытында, 1941 елдан башлап фронтларда 16 татарча газета чыга. Мәсәлән, "Ватан өчен”, "Алга, дошман өстенә”, "Кызыл сугышчы” һ.б.  Ул газеталарда сезгә таныш булган Әхмәт Фәйзи ("Тукай” романы авторы), Гадел Кутуй ("Рөстәм маҗаралары”),  Афзал  Шамов ("Өзелгән кыллар”), Ибраһим Гази ("Онытылмас еллар”)

 Һб. эшләделәр.

            Татар әдәбияты сугыш чорында яшәвен дәвам итте. Язучыларыбыз  пуля астында да, дошман лагерьларында да матур-матур әсәрләр, хикәяләр, повестьлар, шигырьләр, поэмалар иҗат иттеләр. Сезгә таныш булган шагыйрь Фатих Кәрим үзенең "Пионерка Гөлчәчәккә хат” әсәрен иҗат итә.

Фронтта язучыларыбыз үзләрен батыр сугышчылар итеп таныттылар.

Җиңүкөннәрен алар кулларына тоткан каләм белән дә, корал белән дә якынайттылар. Исән калганнары тыныч тормышта җиң сызганып иҗат эшенә чумдылар. Кайберләренең язмышы бик аянычлы, фаҗигале булды.

   Кем     Тилмерә дошман кулларында, 

               Лагерьларда башы каңгыра,

               Төрмәләрнең тәрәз яңагына

               Җан авазын уеп калдыра.

Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Р.Саттар, Х.Мөҗәй һ.б. фашистлар тоткынлыгына эләктеләр. Дошманның үз оясында аңар каршы тигезсез һәм авыр көрәштә Муса Җәлил, Алиш һәм тагын берничә язучы, журналистның башлары гильотинада киселде.

VII укучы: М. Җәлил шигырен укый

Укытучы: Күпме язучыга концлагерьларда  корбан булырга туры килде.

(«Бухенвальский набат» дигән җырны тыңлау)

Балалар, сезнең каршыгызда сугыш кырларында һәм фашист коллыгында һәлак

булган язучылар исемлеге.

            Исемлекне аягүрә басып, берәмләп укыйлар.

VIII yкучы: Күргәнегезчә һәлак булган язучыларның иң яше 21 дә, ә өлкәненә 42 яшь.

(Бергәләп шигырь уку)

Сез үлдегез газиз Ватан өчен

Өзелмәс өчен изге җыр.

Биек күктән тыныч ил өстенә

Кояш мәңге сипсен өчен нур.

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге,

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген сез безне.

(Балалар басалар)

Укытучы: Язучыларыбызның батырлыгы, аларның ил өчен соңгы тамчы канга хәтле көрәшүләре сезгә үрнәк булсын. Аларның матур һәм батыр тормыш юллары сезгә үз тормышыгызда дөрес яшәргә ярдәм итсеннәр. Аларның күркәм образлары сезнең йөрәкләрдә яшәү ялкыны, тормышка кызыксыну, Туган илгә мәхәббәт уятсын, балалар. Мәңгелек дан булсын безнең язучыларыбызга!

Чистай шәһәре

         VI төп гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укучысы

Сибгатуллина М.Г

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: Vagap | Теги: сугыш, батырлык, язучы
Просмотров: 1385 | Загрузок: 368 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz