Воскресенье, 19.05.2024, 05:01
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы


Чал тарихыбызга сәяхәт
[ Скачать с сервера (53.5 Kb) · Скачать удаленно (16.11 Кб) ]01.07.2013, 19:10

Чал тарихыбызга сәяхәт«Чал тарихыбызга сәяхәт»

Казан ханбикәсе Сөембикәгә  багышланган әдәби  кичә

 

                                              И гүзәл, илаһи,  каһарман зат!       

Җиһазлау: Сөембикә портреты, Казан  ханлыгы рәсеме, Сөембикәгә багышлап  язылган татар һәм рус язучыларының  әсәрләре, Сөембикә манарасы рәсеме,  аудиоязма "Сөембикә бәете”.

Кичә барышы:

Укытучы: Борынгы бабаларыбыз гасырлар  буена азатлык, бәйсезлек, мөстәкыйльлек  өчен көрәшкәннәр. Болгар бабаларыбыз  сугышларда каһарманнарча көрәшкәннәр.        Ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар  да азатлык өчен көрәштә катнашканнар. Бу  көрәшләрдә аларның роле зур булган.  Мәсәлән, Болгар дәүләтенең соңгы  елларында, XIII гасырның 30 елларында монгол  яуларына каршы болгар кызы Алтынчәч  үзенең дусты Каракүз белән көрәшкә  чыккан. Алтынчәч ирек сөюче, гүзәл бер кыз  булган. Аңа багышлап герой-шагыйрь Муса  Җәлил опера өчен либретто язган. Әсәрнең  композиторы Нәҗип Җиһанов. "Алтынчәч”  операсы бөтен дөньяга билгеле булган  матур әсәр. 

          Казан ханлыгы чорында аеруча зирәк,  акыллы, сөйкемле, батыр хатын-кызлар:  Нурсолтан, Гәүһәршад, Фатыйма,  Сөембикәләр тормыштагы зур вакыйгада  катнашканнар. Алар дәүләт белән идарә  итүдә зур роль уйнаганнар. Мәсәлән,  Нурсолтан XIV  йөзнең 80нче елларында сәясәт  сәхнәсендә дипломат эшен башкара. Ул  Мәскәү белән тынычлыкны саклау эшендә күп  көч куя. 1487 елда Иван III Казан ханлыгына  һөҗүмен башлый, ул Казанны ала. Казанны  алса да, ханлык бетерелми, аның  мөстәкыйллеген саклауда Нурсолтан  катнаша. Аның кызы Гәүһәршад сәяси  эшләрне алып бара. Ниһаять Казанның соңгы  ханбикәсе, патшабикәсе Сөембикә турында  сөйләшәбез. Кем булган соң ул Сөембикә?

I укучы: Ул тумышы белән Нугай кенәзе Йосыф  кызы. XIV йөзнең 30нчы елларында Казан  ханлыгы белән идарә итүче Җангали исемле  ханга Сөембикәне кияүгә бирәләр. Мәскәү  дәүләте алдында яхшы атлы булып күренергә  теләгәне өчен монда Җангалине яратып  бетермиләр. Шуңа күрә 1536 елда аны  үтерәләр. Сөембикә Сафәгәрәй ханга кияүгә  чыга. 1547 елда аның улы туа. Аңа Үтәмешгәрәй  дип  исем кушалар. Балага ике яшь тулганда,  кинәт әтисе үлеп китә. Шушы сабый хан дип  игълан ителә. Үтәмешгәрәй үсеп җиткәнче,  әнисе Сөембикә ханлык белән идарә итә  башлый. Халык арасында аны яратып кабул  итәләр. Ул чибәр, сөйкемле булу белән  бергә, зирәк һәм үткен, акыллы патшабикә  була.Аның төп сәясәте илгә сугыш китермәү,  Мәскәүгә буйсынмау, мөстәкыйльлек,  бәйсезлек өчен көрәшү була. Әтисе Йосыф  Сөембикәне Казан ханына кияүгә биргән  вакытта Сөембикәгә милләтне саклауда зур  эш йөкләнә дигән. Сөембикәне Казан ханына  биреп, аның ярдәме белән ханлыкны саклап  калу гына түгел, бөтен мөселман дөньясын:  Әстерхан ханлыгын, Кырым ханлыгын, Казан  ханлыгын, Җаек (Урал) нугайларын бергә  оештырып бер дәүләт төзү максат итеп  куелган була.       

Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның Сөембикәгә  багышлаган "Кәләш” дигән романыннан  өзекне укып китәрбез.

II укучы: "Кирәк чакта шаян – чая була  алган, җор телле акыллы Сөембикә  берәүләрне кире борды, икенчеләренә  (башкодалаучыларның) атамнан сорагыз дип  җибәрде, өченчеләрен бөтенләй кабул  итмәде. Тик менә Җангали ханга ни әйтер?...  Йосыф морзага ничек тә Казан илен урыс  кенәзләреннән йолып алып калырга кирәк.  Ничек?! Әйе, җай аның кул очына үзе килеп  тора: кызы Сөембикәне Казан ханы,  Җангалигә кияүгә бирергә. Кем белә, алга  таба бөтен ислам дөньясы берләшеп, әйтик,  Әстерхан ханлыгы, Казан ханлыгы һәм Җаек  нугайлары бер дәүләт булып оешыр...”       

Укытучы: Сөембикәгә әтисе милләтне  саклап калу, аның киләчәге турында  кайгыртуны һәрвакытта әйтеп, аңлатып  тора. Ватан, халык мәнфагате бөтен  нәрсәдән өстен санала Сөембикә өчен.  Шушындый тәрбия алган гүзәл Сөембикәне  Казан ханы Җангалигә кияүгә бирәләр. Ә  Җангали төскә ямьсез, характеры, холкы  белән тупас, дәүләт белән идарә иткәндә  гел Мәскәү сүзләреннән чыкмый. Сөембикә  аңа уңай йогынты ясарга тиеш була. Ләкин  Казан халкы Җангалинең  кыланышларына  түзми. Аны үтерәләр.        1535 елда Казанга хан булып Сафагәрәй килә.  Сөембикә белән Сафагәрәй Казан белән 15 ел  идарә итәләр. Бу чорда Казан иле ныгый,  чәчәк ата. Илне таларга, кол итәргә килгән  дошманнар да җиңелеп китеп бара. Әмма  бәхетле еллар озакка бармый. 1549 елда  Сафәгәрәй кинәт үлә. Сөембикә бик кайгыра.  Ул яраткан ирен сагынып бик күп күз яше  түгә. Ире мавзолее янына бик манара  салдыра.      

 III укучы: XIX гасырда рус телендә чыккан  белешмә сүзлектә (энциклопедиядә) мондый  аңлатма китерелә: ”Сөембикә манарасы –  татар халкының монументаль һәйкәле. 1549  елның мартында Сөембикәнең ире, Казан  ханы – Сафәгәрәй үлә. Сөембикә ихтыяры  белән тиз арада бу манара Сафәгәрәй  кабере өстенә төзелә. 1552 елда Казан  алынганнан соң Сафәгәрәй кабере аннан  күчерелә. Шуннан соң мавзолей күзәтү  манарасы итеп файдаланыла”        Сөембикә манарасы җиде катлы манара. Аның  өстәге өлешендә күзәтү өчен җайланган  тәрәзәләр бар. Иң өске өлеше конус сыман  чатыр түбә белән капланган. Аның очында  алтынланган ярым ай балкый. Манараның  гомуми биеклеге 59 метр (Казансу  елгасыннан – 70 метр, көнчыгышка таба  авышкан)       

Танылган шагыйрь Хәсән ага Туфан үзенең  "Могикан” исемле моңсу поэмасын татар  әдәбияты классик язучысы Фатих Әмирханга  багышлап яза, ә Фатих Әмирхан үзенең   "Халык кызлары” исемле китабында  Сөембикәне бик хөрмәт белән искә алган  һәм Сөембикә манарасына багышлап  "Искергән баһадир”,  "Хан мәчете”  исемле әсәрләр яза.       

Хәсән ага Туфан болай яза:

Басып тора ярда

Сөембикә...

Күзәткәндәй ерак гасырларның

Көлләр күмелгән кара үрләрен

Басып тора ярда...  

    

Манараның эченнән тар-тар һәм текә  баскычларга баса-баса, өске катларга  менәргә мөмкин. Тәрәзәләрдән гаҗәеп матур  күренеш ачыла. Идел буйлап килүче  көймәләр әллә кайлардан ук күренә.  Шәһәрне уратып алган урман-сулар, Кабан  күле. Казан шәһәре уч төбендәгедәй җәелеп  ята. Сөембикә манарасын халык хан мәчете  дип тә атый.      

 Шагыйрь Мәҗит Гафури "Сөембикә  манарасы” дигән шигырендә болай ди:

Һәр бинадан биек булып күккә ашкан башың,

Мин беләм белдермәсәң дә агадыр күздән  яшең,

Бу хәлеңнән зарланды синең һәрбер ташың,

Күңелемне мең кисәккә телде шул гүзәл хан  мәчете.

 

Сорау: Ни өчен шулай нечкә күңелле шагыйрь  өзгәләнә? Ни сәбәпле аны күңеле мең  кисәккә телгәләнә? Нинди уйлар аны борчый?         

Җавап: Казан һәм Сөембикә язмышы аны  борчый, чөнки аларның язмышлары бик  аянычлы, кызганычлы.        Сафәгәрәй хан үлгәндә Үтәмешгәрәйгә  нибары 2 яшь була, шуңа күрә ил белән  Сөембикә идарә итә. Ләкин тынычлык югала.  Мәскәү патшасы явыз Иван IV Казанны яулап  аларга күптән план корган була. Казанны  алу өчен сугышлар гел булып тора. Илдәге  халык арый, Казанның кайбер илчеләре  Казанны Иван IV кә бирергә әзер булалар, ә  Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне аңа  бирсәләр, Казанга тимим, ди. Казан халкы  елый-елый аларны Мәскәүгә озата һәм  югалта. Бу вакытта халык Сөембикә белән  Үтәмешгәрәйне генә югалтмый, ул илен дә,  иреген дә,  мөстәкыйльлеген дә югалта.  Чөнки 1-2 айдан соң явыз Иван IV Казанны  камап ала һәм җимерә.        Сөембикә колга әйләнә. Аңа динен  алыштырырга һәм Иван IV кә хатынлыкка  чыгарга кушалар. Сөембикә боларга риза  булмый. Ул бик күп хурлыкларга,  мәсхәрәләргә төшә.

IV укучы: Рабит Батулланың "Сөембикә”  романыннан өзек.

"Сөембикә очкынып китте,  бер ишектән сакчылар керде. Колбикә  хәнҗәрен күкрәгенә төбәде, кемдер аның  аягы астына егылды, кемдер кулын тотарга  омтылды, ул арада бикә берничә мәртәбә  кискен хәрәкәтләр ясады: сакчылар аның  хәнҗәрен алып, кулларын каердылар.  Сөембикәнең күкрәгеннән, йөзеннән шаулап  кан ага иде...        Сөембикәнең канга буялып беткән  хәрәкәтсез гәүдәсен ике сакчы астагы тар  зинданга төшереп яткырдылар.  Явыз Иван  соңыннан аны көчләп Касыйм ханы Шаһгалигә  бирә. Шаһгали Казан халкының һәм  Сөембикәнең дошманы, ул Иван VI кә Казанны  алырга булыша. Сөембикә шушы түбән җанның  тырнагы изүе астында еллар буе газапланып  үлә.        Үтәмешгәрәйне, 5 яшьлек сабыйны көчләп  чукындыралар, исемен алыштырып Александр  дип кушалар. Ул шулай маңкорт булып үсә  һәм 20 яшьләре тирәсендә үлә. Ә Казан  шәһәре һәм ханлык  җимерелә, халкының  күбесе кырыла, үтерелә, чукындырып кол  ителә. Менә шушы аянычлы вакыйгага  багышлап Казан бәет чыгара, бәет Сөембикә  исеменнән языла.Бу бәет көйгә салына, гасырлар буена халык  аны саклап килә. Ниһаять, ул безнең  көннәргә дә килеп җиткән. 1914 елда  мәдрәсәдә укыган чагында 13 яшьлек Гомәр  Бәширов аны шәкертләр авызыннан ишетеп  язып алып эшкәртүдә катнаша. Бу бәетен  көйгә салынган өзек тыңлыйбыз. ("Сөембикә  бәете”ннән өзек тыңлап үтелә)                 

Укытучы:  Балалар! Халкыбыз Сөембикә  – патшабикәне хәзерге көннәрдә сагынып  искә ала. Күрәсез аның исеме белән  китаплар чыккан, аңа багышлап җырлар  шигырьләр язылган. Сез үзегез дә бу эштә,  дәрескә әзерләнгәндә бик яхшы  катнаштыгыз. Аның турында укыдыгыз,  шигырьләр, өзекләр ятладыгыз һәм матур  итеп сөйләдегез. Рәссамнарыбыз Сөембикә  образын һәм аның манарасын тырышып  ясадылар. Безнең Татарстан, Казан халкы  һәр елны 15 октябрьдә искә алу көнендә аңа  багышлап шагыйрьләр шигырь яза, укыйлар.  Манара янында (Кремль янында) догалар  укыйлар. Моннан бик күп еллар элек корбан  булган кешеләрне искә алганда Сөембикә  бик зурлап, сагынып искә алына.        Шушының белән кичәбез тәмамланды. Барлык  катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Татарстан республикасы

Чистай шәһәре

6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сибгатуллина М.Г.

Категория: Мои файлы | Добавил: Vagap | Теги: Сөембикә, Казан ханлыгы
Просмотров: 1602 | Загрузок: 291 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz