Среда, 24.04.2024, 04:30
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Ресурслар базасы


Һади Такташ поэзиясендә дуслык һәм иптәшлек темасы
[ Скачать с сервера (46.5 Kb) · Скачать удаленно (46.5КБ) ]19.07.2013, 15:28

Татарстан Республикасы Чистай шәһәре
VI төп гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укучысы

Сибгатуллина М.Г

Һади Такташ поэзиясендә

 дуслык һәм иптәшлек темасы

 

Сыйныф: VIII сыйныф татар төркеме

Максат: Укучыларны Һади Такташ поэзиясе белән тирәннән таныштыру, укучыларда дуслык, иптәшлек, тугрылыклылык хисләре тәрбияләү.

Дәресне җиһазлау: Һади Такташның уку программасыннан тыш шигырьләре, "Мәһәббәт тәүбәсе” шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы, "Татар халык иҗаты” җырлар җыентыгы. Әдипнең иҗатына багышланган стенд, аның портреты, М.Җәлил портреты.

 

 

Дәрес барышы:

Өй эшен, шагыйрьнең биографиясен кабатлау. (Беренче укучы бала чагы турында сөйли)  

Беренче укучы: Һади Такташ 1901 нче елда Мордва республикасы Сыркыды авылында крестьян гаиләсендә туа. Булачак шагыйрьнең әти-әнисе укый-яза белмәгәннәр. Әнисе нечкә күңелле, шигъри җанлы, хискә бирелүчән хатын була. Шагыйрь сабый чагында аңардан бик күп җырлар, әкиятләр, шигырьләр ишеткән. Ә бу исә аңа әдәбиятны, шигъриятне яратырга ярдәм иткән.

(Икенче укучы балалык һәм үсмер еллары турында сөйли)

Укытучы: Һади Такташның шагыйрь буларак формалашуында аның Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен уку, газета-журналлар белән танышып барулары зур йогынты ясый.

         Бохарада ул авыр шартларда яши, шуңа да карамастан, җәмәгать эшләрендә катнашуы аңа әдәбиятка кереп китәргә ярдәм итә.

         Ул 1916-1918 елларда драма әсәрләре яза.

         1922 елда Казанга килеп урнашкач, шагыйрь буларак таныла.

         1928-1930 нчы елларда Һ.Такташның "Сагыну” җырлары”, "Такташ шигырьләре” дигән җыентыклары басылып чыга. Соңгы җыентыгы сезгә таныш булган "Иптәшләр”, "Мокамай” шигырьләре дә була.

Бүген без сезнең белән шушы шигырьләргә тирәнрәк итеп тукталып китәбез. "Иптәшләр” шигырен искә төшереп үтәбез.

         Бу шигырь дуслык, иптәшлек хисләре белән сугарылган.

 

-      Ә мин, тиле,

Кочакларга әзер үзеңне.

Танышлар да түгел үзебез,

Ләкин синнән

Ала алмый карыйм күзне.

 

Без монда нәрсә күрәбез? Бу шигырьдә без шагыйрьнең күңелендә дуслык хисләренең ташып чыгуын күрәбез.

Шагыйрь тормышка гашыйк.  Ә төрле милләт халыклары арасындагы дуслык ничек күрсәтелгән?

 

(Укытучы шигырьдән өзек укый)

Бертуган дисәң,

Мин Тамбовтан, ә син –

Казан артыннан,

Мин бер мишәр улы кыргый үскән

Ә син –

Күрше чуваш халкыннан...

Нинди охшаганбыз бер-беребезгә:

Икебез дә соры шинелле,

Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә,

Бер үк хисләр чолгый күңелне.

 

Аерылганда миннән,

Туганыңнан аерылган күк, моңсу калырсың.

 

Дуслык нигезендә нәрсә ята, укучылар. Сез ничек уйлыйсыз.

( укучыларның фикерләрен тыңлау)

Дуслык һәм иптәшлек хисләре "Мокамай” поэмасында тагын да тирәнрәк, киңәйтелебрәк күрсәтелә.

"Мокамай” поэмасы шагыйрьнең балачак истәлекләре белән бәйләнгән.   (Укучыларга сорау бирелә)

 

Кем булган ул Мокамай?

Аның чын исеме ничек булган?

Аның белән нинди фаҗига була?

 

  (укучыларның җавапларын тыңлау)

 

Укытучы: Әйе. Мокамай – Мөхәммәтҗан Һадиның иң якын дусты. Алар бергә авылда яшел болын, урман буйларында бергә уйнап үскәннәр. Мөхәммәтҗан Сыркыды авылының иң ярлы кешенең баласы була. Яшүсмер чагында ул арба тәгәрмәче урлауда гаепләнеп, авыл җыенында кыйнала һәм аннан идән астына ябылып үзен-үзе суеп үтерә.

Дустының шушы тормыш фаҗигасына багышлап Һ.Такташ әсәр яза. Әсәрнең сюжеты туган табигать булган ярату хисләре белән бәйләнгән. Табигатькә булган эчке кичерешләр, аңа сокланып карау, аны ярату хисләре әсәрнең идеясын – кешегә хас дуслык, иптәшлек, аңа тугрылыклылык хисләрен ачарга ярдәм итә.

Әйдәгез бу турыда тыңлап үтәбез.

( укучылар әсәрдән өзек укып үтәләр)

 

Автор әйтә:

 

Кара чәчле, коңгырт кара күзле,

Кәкре аяклы дустым, җан кисәгем,

Ул Мокамай бәгърем, син идең.

 

Бу  сүзләрдә шагыйрьнең дустына булган дуслык хисләре,  матур итеп күрсәтүе аны чын күңелленнән дус буларак яратуын һәм хөрмәт итүен күрәбез.

  Укытучы: Әсәрне тыңлауны дәвам итәбез (укучы дәвам итә).

         Шагыйрь бу юлларда үзенең кеше буларак тормышта алга таба үсә баруын әйтсә, икенчедән, дусытының тормышта югалып калуына бик борчыла (әсәрне уку дәвам ителә).

 

         -Ә син меналмадың,

Калдың,

Югалдың... – ди.

 

Әсәрдә балачак турында язу дәвам итә, алар гел бергә.

(уку дәвам ителә)

 

Балачактагы шуклык (шаяру) лар

Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде.

 

 Укытучы: Кул җитү: бакчаларга керү, йомырка урлаулар Мокамай өчен кәсепкә әйләнә.

         Кем уйлаган шушы шаярулар, уйнап башланган эш тормышыңны Һәлакәткә алып барыр – дип, шагыйрь борчыла, хат язса да, соң инде, ләкин шагыйрь аны яклауны үзенең бурычы итеп саный.

         Поэманы уку дәвам ителә.

Укытучы: Шагыйрь ант итә, ул һичбер вакытта да аны карак итеп сөйләмәс, чөнки ул аны түгел, авыр тормышны гаепли, чөнки Мокамай түбәнлектән чыгу юлын белмәгән. Ни сәбәпле?  Наданлык, ачлык, хәерчелек аркасында... Шагыйрь  чын йөрәгеннән ачынып болай ди:

 

Син яшәргә хаклы кеше идең,

 

Шагыйрь дустының эшчән булуын искә ала:

 

Бергә чабаталар үреп йөргән чакта,

Син остарак миннән үрәйдең.

 

Аның яхшы күңелле малай булуын да искә төшерә. (соңгы куплет укыла)

Ул монда аны усал итеп сөйләшәм, ди, аның эч сөюен дә әйтә, аның күңеле яхшы булуын да әйтә, ләкин тормыш баткаклыгыннан, хәерчелектән чыгу юлын Мокамай белми, бөтен бәла да шунда.

Шагыйрь  бу поэмасында дуслыкка тугры булырга, дусларны начар итеп сөйләмәскә өнди һәм үз дустының истәлегенә багышлап шушы әсәрне яза.

Һади Такташның бу әсәрләргә якын "Алсу”, "Мәхәббәт тәүбәсе” дигән поэмалары бар. (Укытучы балаларга басма әсәрләрне күрсәтә) Үзенең лирик әсәрләрендә Һ.Такташ 20-30 елларда яшьлеккә, дуслыкка, тормыш матурлыгына, мәһәббәткә дан җырлый. Менә шуныдый тормыш сөючән кайнар йөрәкле шагыйрь  30 еллык гомерендә мәңге онытылмаслык әсәрләр язып калдыра.

         Тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле, балалар.

Зур йогынты – воздействие

җәмәгать эшләре – общественные работы

җыентыклары – сборники

чолгый – окружает

моңсу – тоскливо

бәгърем – душенька

шуклык – шалость

кәсеп – һөнәр, ремесло

(балалар бу сүзләрне дәфтәрләренә язып алалар)

Сезгә берничә сорау бирелә, укучылар.

 

1.     Һади Такташның шагыйрь булып формалашуында нинди тормыш шартлары йогынты ясый?

2.     Шагыйрьнең иҗатында гаиләсе нинди роль уйный?

3.     Һади Такташның "Иптәшләр” һәм "Мокамай” әсәрләрендә нинди уртаклык бар? Әйе, укучылар, чыннан да һәр әсәрдә дә иптәшлек, дуслык, тормышны, табигатьне ярату хисе күрсәтелгән.

(укучылар җавап бирәләр)

 

Укытучы: Бүгенге темага багышланган Һади Такташ әсәрләренең исемлеген дәвам итәм: "Алсу”, "Мәхәббәт тәүбәсе”, "Урман кызы”, "Таң кызы” һ.б. Татар әдәбиятының башка шагыйрьләре дә бу темага бик еш кагылганнар һәм хәзер дә язуларын дәвам итәләр. Чын дуслык тормышта ул төп терәк. Шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре арасындагы дуслык аларга тоткынлыкта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Муса Җәлил "Дуска” дигән шигырен дусты Абдулла Алишка багышлап болай ди:

 

Кайгырма, дус, яшьли үләрбез дип,

Без алмадык сатып гомерне.

 

Һәм дустын тынычландыра.

 

     Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер

Ил гомеренең тик бер чаткысы,

Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан

Артта бара аның яктысы.

 

         Муса Җәлил шагыйрь буларак Һади Такташның иҗатын югары бәяли.

Әйтик, 1931 елда "Безнең яшь язучыларга тормышны тирәнрәк аңларга, аны чагыштырып карарга һәм сәнгатьчә чагылдыра белергә өйрәтә” - ди.

         Безнең халык дуслыкны бик тирән мәгънәдә аңлый һәм төрле мәкальләр һәм әйтемнәр уйлап чыгарган. Сез аларны ишетеп беләсез. Әдәгез әле  искә аларны искә төшерик  (укучылар мәкальләр һәм әйтемнәр әйтәләр).

         Бик әйбәт, укучылар. Безнең дәресебез шуның белән тәмам. Өй эше  "Минем дустым” дигән темага кечкенә генә хикәя язып килергә. 

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Саубулыгыз.

Категория: Мои файлы | Добавил: Vagap | Теги: дуслык, Һади Такташ
Просмотров: 5017 | Загрузок: 402 | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz