Воскресенье, 19.05.2024, 09:16
Приветствую Вас Гость | RSS

Сибгатуллина Миләүшәнең шәхси сайты

Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 36
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей


Балаларның белемен үстерүдә факультатив дәресләренең роле

Балаларның белемен үстерүдә

факультатив дәресләренең роле

        

            Мәгариф – җәмгыятьнең үсешендә төп роль уйный.

            Бүгенгесе көндә Татарстан Республикасында бер электрон система тудырылды.

(1нче слайд) Ул мәгариф ресурсларына иркен һәм оператив рәвештә керергә мөмкинлек бирә. Интернет челтәренең һәм интернет технологияләренең интенсив үсеше төрле төрдәге информацион ресурслар һәм интернет хезмәтләр тудыруга китерде.

            Ул үз чиратында югары тизлектәге, билгеле бер аудиториягә юнәлтелгән, киң эчтәлекле информацион ресурс хезмәтләре белән баетылган бердәм интернет челтәре – Татарстан Республикасының электрон мәгариф порталы.

            Татарстан Республикасындагы электрон мәгариф порталының төп максаты булып  мәгърифәт үсешен алга җибәрү, аның сыйфатын үстерү, ата-ананың мәгариф системасына  игътибарын арттыру тора.

            Интернет — ул электрон информацияләр белән аралашу һәм алмашу чарасы. Һәрбер интерент белән эшли белүче укытучы үзенә кирәк булган материалны интернеттан таба ала. Татар теле – ул специфик предмет. Әгәр элек татар теле укытучысы материал эзләү процесында кыенлыклар тойган булса, хәзер ул икеләнмичә электрон мәгариф порталын ача. (2нче слайд)

            Мин электрон мәгариф порталында "Цифровые образовательные ресурсы» бүлеген актив кулланам. (3нче слайд)

            Монда мин  кирәк булган теманы сайлыйм һәм укучылар белән ишетеп аңлау, уку, диалог кебек сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерәм. Шулай ук бу ресурсны файдаланып, балалар белән дөрес аваз әйтелешен ныгытам. (4нче слайд)

            Информацион системада «Бала» диеп исемләнгән интерактив мультимедия тавышлы китапханә  булдырылды.Ул үзенә югары дәрәҗәдә потенциаль мөмкинлекләр туплаган һәм татар теле дәресендә куелган дидактик максатларга уңышлы ирешергә мөмкинлек бирә. Мультипликацион фильмнарны ww.BALA.RF.ru сайтын куллану белән минем дәресләрем тагын да мавыктыргыч, кызыклы, эчтәлекле үтә. Мультипликацион фильмнарны ике дәүләт телендә карарга була. (5нче слайд)

            Электрон мәгариф системасында бирелгән мөмкинлекләр нигезендә виртуаль методик оешмалар аша Татарстан Республикасының төрле җирләрендә яшәүче коллегалар белән аралашырга була. Бу безне рухи яктан бердәм итә һәм якынайта. Шулай ук укытучының эшчәнлек осталыкларын камилләштерә.

            Уку предметын әйбәт үзләштерү өчен мәктәптә бирелгән сәгатьләр генә җитми, өстәмә сәгатьләр кирәк. Мондый очракта электрон мәгариф системасында бирелгән виртуаль факультативлар барлык укучыларга өстәмә эшләргә ярдәм итә.

            Виртуаль факультативлар укучыларның фәнгә кызыксынуын ныгыта, белемен һәм сәләтен үстерә, эзләнү эшенә этәрә.

            Рус телле балалар белән эшләү дәверендә, укучыларның тәрҗемә итү эшендә кыенлыклар кичерүен тойдым һәм электрон мәгариф порталында факультатив булдырдым. Бу факультатив рус һәм татар милләтендәге балаларга татар грамматикасында белемнәрен арттырырга һәм татар телен тел буларак камил үзләштерергә ярдәм итә.

            Факультативның исеме "Помощь в переводе текстов» диеп атала. Бер ай дәверендә факультативка 28 кеше керде. Аларның арасыннан күбрәк Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән укучылар.

            Мин монда мәктәп укучылары белән тәрҗемә текстлары өстендә эшлим. Укучылар белән актив диалог алып барам һәм төрле сайтларга сылтамалар ясыйм.

            Татар грамматикасының кагыйдәләрен факультативка куям. Аларны укучылар укуларында кулланырга мөмкиннәр. Монда укучыларның сорауларына җавап бирәм.

(6 слайд)

            Укучыларның факультативка актив керүләре балаларның белемгә омтылуын исбатлый.

ЭЛЕКТРОН МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ КИЛӘЧӘК БУЫНГА ҮЗ ТӘРБИЯ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘРГӘ, БЕЛЕМЕН КАМИЛЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН БЕТМӘС-ТӨКӘНМӘС МӨМКИНЛЕКЛӘР АЧТЫ!

Презентация "Балаларның белемен үстерүдә факультатив дәресләрнең роле"

Категория: Мои статьи | Добавил: Vagap (01.07.2013) | Автор: Сибгатуллина Миляуша E W
Просмотров: 1403 | Теги: Татарстанның электрон мәгариф систе | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Вход на сайт
Поиск

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz