Габдулла Тукай
Кайгырма...
Һәр
төшенкелеккә бирелүчегә...
Һәр
кайгы кичерүчегә...
Һәр
фәкыйрьгә...
Һәр
авыруга...
Һәр
сыналучыга...
Кадерле
туганым! Чын йөрәктән сиңа күркәм
сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең
кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне
таратыр. Кыенлыклардан соң җиңеллек,
җан газапларыннан соң юаныч, куркудан
соң иминлек бирер. Ул – ишетүче һәм
догаларга җавап бирүче.
Кайгырма:
тәгъдир үзгәрми, язылган
булмый калмый; каләмнәрнең карасы
кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың
бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми.
Кайгырма:
кайгыру югалтканны кайтармый, җаны
чыкканны терелтми, сиңа зур файда
китерми.
Кайгырма:
гөнаһ кылсаң тәүбә ит, каршы килсәң гафу
үтен, хаталансаң – төзәл. Рәхмәте киң,
ишек ачык, тәүбә кабул булыр.
Кайгырма:
күбрәк гафу сора, Раббың гафу итүче:
"Мин аларга: "Раббыңнан гафу итүен
сорагыз. Ул бит Гафу итүче”, - дидем. Ул
сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер
сезләргә мал һәм балалар биреп куәтләр.
Сезгә бакчалар һәм елгалар нигъмәт
кылыр”.
|