Хәерле сәгатьләрдә, хөрмәтле коллегам!
Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, һәммәбез дә хәзер укучыларыбыз үз туган телен, татар телен белсен дип барлык уй-хисләребезне аларга багышлап, армый-талмый, заман таләп иткән эш-алымнарны барлап, туплап, җиң сызганып эшләп йөрибез. Һәр дәресебезне иҗади эш урынына әйләндерәбез, һәрвакытта эзләнүләргә омтылабыз. Нәкъ бүген Сез шундый тырыш шәхес булганга күрә дә инде минем шәхсән сайтка кунакка кердегез. Күңелегезгә хуш килгән материалларны таба алгансыздыр, дип ышанасы килә. Бәлкем, ниндидер уй-фикерләрегез дә тугандыр. Менә шул турыда Сезнең сүзләрегезне ишетсәм, мин бик тә шат булыр идем. Сез аларны "Гостевая книга" яисә "Обратная связь" бүлекләрендә калдыра аласыз. Ләкин бер үтенечем бар: материалларны күчермәләп алганда, авторлыкларны сакласагыз яхшы булыр иде. Бердәм булыйк, бергә булыйк, иңгә-иң терәшеп изге бурычыбызны тормышка ашырыйк! Уңышлар Сезгә!